Агулы аракы

Чистай районында ике ир-ат агуланып үлгән, дип хәбәр итә «Татар-информ». Ир-атлар аңнарын югалткан һәм шул килеш үлеп киткән, дип җиткергән аларның дус хатыны. Беренчел мәгълүматлар буенча, үлем алкоголь белән агулану аркасында булган. Ә хатын-кызны Чистай үзәк хастаханәсенә шундый ук диагноз белән озатканнар. Хәзер әлеге урында оператив-тикшерү төркеме эшли

Комментарии