- 19.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Тәтеш районы, Бидәңге авылында бер йортта янгын чыккан. Коткаручылар кул-аяклары пешкән 79 яшьлек ир-атны алып чыга алган, ул больницага озатылган. Кисәүләрне аралаган вакытта 93 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Янгынның гомуми мәйданы 68 квадрат метр тәшкил иткән. Аның ни сәбәпле чыкканлыгы әлегә билгеле түгел.
Комментарии