- 19.12.2017
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казанда билгесез затлар бер йортның подъездында ир-атка пистолеттан аткан һәм портфелен алып качып киткән, дип хәбәр итә РФ Тикшерү комитетының ТР буенча идарәсе. Битлекләр кигән, ПСМ пистолеты һәм травмат белән коралланган ике кеше 58 яшьлек ир-атны подъездда сагалап торган. Боты һәм аркасы яраланган ир-ат шунда ук җан биргән. Хәзер тикшерү бара.
Комментарии