- 19.04.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда машина тәрәзәләренең тонировкасына каршы яңа рейдлар башланды. Шуңа күрә, инспекторлар туктатып, махсус прибор ярдәмендә пыяланың яктылык үткәрү сыйфатын тикшерә башласа, бер дә гаҗәпләнмәгез. Узган ел шулай итеп 200 мең машинаның «күзен ачтырганнар» иде. Быел бер көн эчендә Казанда гына да 400 автомобильче туктатылган. Тонировка өчен штраф күләме – 500 сум.
Комментарии