- 19.03.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Ватаным Татарстан» газетасы баш мөхәррире итеп Гөлнара Сабирова билгеләнде. Моңа кадәр ул «Шәһри Казан» газетасы һәм «Сөембикә» журналы белән җитәкчелек итте. Газетаның элеккеге баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров вазифасыннан үз теләге белән китү турында әйткән. Хәзер ул башка урында эшләячәк. Шул ук вакытта, «Сөембикә»гә мөхәррир буларак вакытлыча Лариса Маликова билгеләнде, дип яза «Татар-информ».
Комментарии