- 19.03.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Чаллыда дүртенче сыйныф укучысы урамда банк картасы тапкан. Әмма аны хуҗасына кайтарып бирәсе урынга, шуны кулланып тәм-том сатып алырга тоткан. Кибеттә берничә тапкыр карта белән түләгәч, андагы акча беткән. Тәм-том яратучы кыз барлыгы 4,5 мең сум акча сарыф иткән. Хәзер кызның әти-әнисен административ җәза көтә.
Комментарии