Ике телдә

Телләр турында законны гамәлгә ашыру буенча совет утырышында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев бюджет акчасына төзелгән объектларда элмә такталар ике дәүләт телендә булырга тиешлеген искәртте. Ул телләр турында закон үтәлешенә министрларның беренче урынбасарлары, район һәм шәһәр башлыклары урынбасарлары яки башкарма комитет җитәкчеләре җаваплы булганын билгеләп узды.

Комментарии