- 19.03.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Кырым аннексиясен файдалы дип санаучы русиялеләр саны 2015нче елның языннан 67 проценттан 39 процентка калган. Моны Җәмәгатьчелек фикере фонды сораштырулары күрсәтә. Кырымны Русиягә кушуны Көнбатыш илләре, халыкара нормаларны бозу, дип саный. АКШ, Европа берлеге һәм Көнбатышның башка илләре бу уңайдан Русиягә чикләүләр кертте. Моның аркасында узган ел Русия күргән зыян күләме 6,3 млрд долларга җиткән.
Комментарии