- 19.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
– Милли мәгарифебез куркыныч астында. Сүз милли компонентның чикләнүе, бердәм дәүләт имтиханнарының бары тик рус телендә тапшырылырга тиешлеге генә түгел. Әйтик, бүген дәреслекләр федераль стандартларга туры китерелергә тиешле. Ә бүген прокурор теләсә кайсы вакытта мәктәпкә килеп татар теле дәреслеген законсыз дип табарга, мәктәпне дәреслексез калдырырга мөмкин. Әлеге стандартлар булырга тиеш, дигәннән соң 3 ел вакыт узды. Ә безнең республиканың бу юнәлештә эшләгәне юк. Киләсе елдан “рухи тәрбия” дәресе кертеләсе. Ул 4нче сыйныфтан аерым диннәрне өйрәнү, шулай ук барлык диннәр тарихы һәм хәтта атеистлар өчен дә төркем булдырылып укытылырга тиешле. 4нче сыйныф башлангыч мәктәптә, анда бар предметларны да бер укытучы укыта һәм ничек итеп 6 төркемгә бүләсе. Әйтик, Ульян өлкәсендә директор каян тапсын Ислам динен укытучыны? Моның механизмы эшләнмәгән. Әле шунысы: бары христиан дине генә христиан динен пропагандалый, ә калган төркемнәр диннәр тарихына охшаш…
Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең чираттагы пленумында озак еллар республикабыз башкаласында милли мәгариф өчен җаваплы хезмәткәр булган, хәзер әдәбият һәм тел институты фәнни хезмәткәре Марат Лотфуллин шулай дип белдерде.
Башка чыгыш ясаучылар да, бүгенге Русиядә милләтләрне юкка чыгару өчен куелган тырышлыкларның, соңгы елларда кабул ителгән кануннарның Конституцияләребезгә, башка кануннарга каршы килүен ассызыклады. Ә мәгълүм сәясәтче, Татарстан Дәүләт Советы һәм Русия Дәүләт Думасының элеккеге депутаты Фәндәс Сафиуллин, Русиядә миллилекне бетерү өчен ничек итеп эш ителүе, һәм бу эштә үзебезнең үк битарафлык күрсәтүебез, бүгенге хакимиятнең халыкның битарафлыгын ныгыту өчен масса күләм мәгълүмат чараларын ныклы контрольдә тотуын, мәгълүмат кырының рәвешен үзгәрткән цензура контрольлегендә булуын тарихи чагыштырулар белән ачынып сөйләде.
42 кеше катнашкан пленум Русиядә төп кануныбыз – Конституциядә каралган хокукларыбызның үтәлешен тәэмин итүне таләп итеп резолюция, Русиядә милли мәнфәгатьләрнең кысылуы хакында БМО генераль секретарена, бәйсез дәүләтләр президентларына һәм парламентларына, Европа Советына мөрәҗәгать кабул итте.
Әлеге документлар интернет сәхифәбездә “газетада басылмаган язмалар”да тулысынча урнаштырыла.
Комментарии