- 19.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Кыргызстанга 30 миллион доллар күләмендә процентсыз кредит бирәчәк. Бу хакта ике дәүләтнең премьер-министрлары Владимир Путин һәм Алмазбәк Атамбаев килешкәннәр. Узган ел без кыргызларга 30 миллион доллар биреп торган идек инде. Хәзер күршеләрнең Русиягә бурычы 502 миллион доллар тәшкил итә. Мәскәүнең тышкы сәясәте хәзер элеккеге Советлар Союзыныкын хәтерләтә – ул чорда да хәерчеләргә шактый ярдәм иттек.
Комментарии