- 19.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Ижауда “Бердәм Русия” фиркасенең хакимияттән китүен таләп итеп митинг узды.Ике меңләп кеше катнашкан бу чараны “Русия ватанпәрвәрләре” һәм “Яблоко” фиркаләренең төбәк бүлекләре оештырды. “Бердәм Русия”, аерым алганда, торак комуналь хуҗалык хезмәтләре бәяләрен күтәреп һәм табигый байлыкларны юк итеп халыкка каршы сәясәт алып бара, дип белдерде митингта чыгыш ясаучылар. Анда катнашучылар, митинг тәмамланганнан соң, Ижауның үзәк урамнарыннан хакимият фиркасенә каршы шигарьләр кычкырып узды.
Комментарии