Кызын буган

Әлмәт шәһәрендә яшәүче ир-ат үз кызы белән низагка кергән. Ярсыган ата баласын идәнгә егып салган һәм кулы белән муенын буа башлаган. Нәтиҗәдә, кызның муен, кулбашы, күкрәгенә кан сауган, маңгае һәм муены сыдырылган. Экспертлар чыгарган нәтиҗә буенча, ата кызының сәламәтлегенә зарар китергән. Җитди зыян булмаганлыктан, ир кеше 5 мең штраф белән генә котылган.

Комментарии