Татар телен санламасаң

Чаллы активисты Алмаз Имамов, «Сбербанк» президенты һәм идарәсе рәисе Герман Грефка карата җинаять эше ачуны сорап, Русия Баш прокуратурасына мөрәҗәгать иткән. Ул, Греф банкы татар телендә хезмәт күрсәтүдән баш тарта, дип белдерә. Имамов гаризасында октябрь башында «Сбербанк»ның Чаллы бүлекчәсендә үзенә татар телендә хезмәт күрсәтүдән баш тартуларын телгә ала.

Комментарии