- 18.12.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Мәктәпләрдә уку планы үзгәртелеп, татар теле дәресләре кимегәннән соң, Казанда 400дән артык татар теле укытучысы, яңадан белемнәрен күтәреп, яңа фәннәр укыта башлаган. Кемдер –башлангыч классларда, кемдер – рәсем, музыка, җәмәгать белеме, ә квалификациясе булганнар урыс телен укытуга күчкән. Бу хакта Казан шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов «Бизнес-Онлайн»га интервьюда белдергән.
Комментарии