Тинчуринга чәчәкләр

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры коллективы Кәрим Тинчурин җирләнгән урынга чәчәкләр салды. Быел аның тууына 132 ел. Чара Мәрҗани мәчете имамы Исмәгыйль хәзрәт Биккинин тарафыннан, Кәрим ага рухына дога кылудан башланып китте. Театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов Кәрим Тинчурин исемен мәңгеләштерү эшләренең дәвам итәчәген һәм тиздән Тинчурин паркында Кәрим аганың бюсты куелачагын хәбәр итте.

Комментарии