Юллама

24нче сентябрьдә бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 40нчы утырышы узачак. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика парламентына еллык юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Чара Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында узачак. Иртәнге 10нан утырышның туры теле һәм радиотрансляциясе оештырылачак. Миңнеханов еллык юлламасында Татарстанның эчке һәм тышкы халәте хакында сөйләр дип көтелә.

Комментарии