Утын кирәксә

Халык урманнардагы коры-сары һәм чыбык-чабыкны, бернинди рөхсәтсез, ел әйләнәсе бушлай җыя алачак. Татарстан депутатлары, халык әлеге законлы хокукыннан файдаланырга тиеш, дип белдерде. Эшмәкәрләргә исә таләпләр башка – рөхсәт алу һәм түләү мәҗбүри. Шуңа күрә урманчыларга яңа законның үтәлешен тәэмин итү белән беррәттән, закон бозу очракларын кисәтергә, урманнарда контрольне көчәйтергә дә туры киләчәк.

Комментарии