Субсидия арта

2019нчы елдан Татарстанда ветераннарга, ятим һәм аз керемле кешеләргә субсидияләр артачак. Бу хактагы карарны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Хезмәт ветераннарына һәм республика дәүләт бүләкләренә ия булучыларга айлык түләүләрне 20 сумга, тыл хезмәтчәннәренә 30 сумга кадәр артырачаклар. Мәктәпкәчә яшьтәге ятим балаларга субсидияне 300, ә укучылар өчен 400 сумга кадәр арттырачаклар. Индексация ятим балаларга юлда йөрү һәм күп балалы гаиләдәге балалар өчен дарулар сатып алу өчен бирелә торган субсидия күләменә дә кагылачак. Ирләре алимент түләүдән баш тарткан ялгыз хатыннарга түләүләр 20 сумга кадәр артачак.

Комментарии