Арттырмакчылар

Русиядә шартлаткыч матдәләр ясаган өчен җинаять җаваплылыгы катгыйланачак. «Бердәм Русия» башлыгының беренче урынбасары Адальби Шхагошев тиешле закон проектын әзерләгән. Шартлаткыч матдәләрне законсыз ясаган яки ремонтлаган өчен җаваплылыкны ике тапкыр арттыру күздә тотыла. Әгәр документ кабул ителсә, кеше 6-11 елга ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. Әлегә законны бозучыга 3-6 ел төрмә яный.

Комментарии