Ветераннарга

Русия Президенты Владимир Путин Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан ветераннарга бер тапкыр 75 мең сум күләмендә компенсация түләү турындагы указга кул куйды. Әмма бу документ үткән елгы указны гамәлдән чыгармый – аның нигезендә, ветераннар тагын 10 мең сум акча алачак. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә, федераль түләүләргә өстәмә рәвештә сугышта катнашучыларга 25 мең сум күләмендә дә компенсация биреләчәк. Татарстан ветераннары барлык түләүләрне апрель аенда ук алачак.

Комментарии