Ташлама

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә ташламалар кертергә мөмкиннәр. Мондый тәкъдимне РФ Дәүләт Думасы депутаты Борис Чернышов ясаган. Әмма ташламалар барлык кулланучыларга түгел, ә кәгазь квитанцияләрдән баш тартучыларга гына бирелергә тиеш, ди депутат. Аның сүзләренчә, кеше торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон юл белән түли икән, аңа ташлама ясалырга тиеш. Чөнки бу очракта квитанция кәгазенә һәм почта хезмәтенә акча сарыф ителми.

Комментарии