- 18.02.2020
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Юл йөрү кагыйдәләрен бозган машина йөртүчеләргә карата җәзаларны кырыслатырга тәкъдим итәләр. Тизлегең нормадагыдан 20-40 км-сәгатькә артса –3 мең сум, 40-60 километрга артканда – 4 мең сум штраф сугачаклар. 60 километрдан да күбрәк артканда 5 мең сум штраф яки 4 айдан ярты елга кадәр вакытка машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү яный. Икенче юлы да тизлек арттыруың аркасында тотылгансың икән, 10 мең сум штраф түләргә һәм бер елга машина йөртү турында онытырга туры килүе бар.
Комментарии