Фатир откан

Чирмешәндә яшәүче Ирина Жигалова сәүдә үзәге үткәргән акциядә катнашып, Мәскәүдә фатир откан. Ул 555 сумга өч тапкыр әйбер сатып алган булган. Ханымга Мәскәүнең 17 катлы күпфатирлы йортындагы бер бүлмәле фатирны инде күрсәткәннәр, документлар тутырып, аларны рәсмиләштерү өчен, күпфункцияле үзәккә калдырып кайткан. Ирина Жигалова бүгенгә кадәр кеше йортында яшәгән һәм шәхси йорт турында хыялланган.

Комментарии