Ярдәм

Татарстанда Яңа ел башыннан җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан кимрәк булган гаиләләргә сабыйлары тугач балалар өчен кирәк-яраклар тапшырылачак. Комплектка балалар комбинезоны, мендәр, юрган, бала чүпрәге, биләүсә, яңа туган сабыйлар өчен җыелма, порошок, сабын, балалар шампуне, биткә, кулга һәм тәнгә сөртү өчен балалар кремы, итек һ.б. керәчәк. Аны алу өчен ата-аналарга керемнәрен раслый торган документ әзерләргә кирәк.

Комментарии