Курорт җыемы

Краснодар краенда 16нчы июльдән курорт җыемы (курортный сбор) түли башладылар. Курорт җыемын Кубаньда яшәүчеләр, аз керемле гражданнар, инвалидлар, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш хәрәкәте ветераннары түләмәячәк. Башка туристларга аның күләме тәүлегенә 10 сум тәшкил итәчәк. Акчаны килгән көнне үк пансионат, кунакханә һәм шифаханәләрдә тапшырырга кирәк. Кырымда исә курорт җыемын 2019нчы елның 1нче маеннан түли башлаячаклар.

Комментарии