- 17.04.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Ул 30нчы апрельдән 15нче майга кадәр дәвам итәчәк. Янгыннарның шактый өлеше авыл хуҗалыгы җирләрен, узган елдан калган чүп-чарны, коры үләнне яндырудан һәм учаклар тергезүдән килеп чыга. Ут урман янгыннарына китерә ала. Статистикага карасак, янгыннарның төп массасы апрель-май айларына туры килә.
Комментарии