Көнләгән

Казанда 27 яшьлек ир-ат көнләшү аркасында 20 яшьлек егетне үтергән. Өлкәнрәге күптән түгел йөргән кызы белән аерылышкан. Кызның башка егет белән очрашуын белеп алгач, бу егетне аңлашуга чакырган. Очрашу урыны итеп, кеше аз йөргән урын сайланган. Сүз белән генә аңлаша алмагач, 27 яшьлек егет пычак чыгарып, 20 яшьлек егетнең эченә кадаган. Анысы алган җәрәхәттән урында ук үлгән.

Комментарии