Билет кыйммәтләнә

Казанда җәмәгать транспорты бәяләре артырга мөмкин. Сүз бер-ике сумга гына арту турында бармый диделәр Казан мэриясендә. Мәскәүнең «Автомобиль транспортын фәнни-тикшерү институты» Казанның җәмәгать транспорты схемасына анализ ясаган. Әлеге схеманы киләчәктә дә эшләтер өчен юл йөрү бәясен 49 сумга җиткерергә яки ел саен 4,5 млрд сум субсидия бүләргә кирәк булачак, дигән нәтиҗә ясалган. Соңгы тапкыр Казанда юл йөрү бәясе 2016нчы елның апрелендә 20 сумнан 25 сумга җиткән иде.

Комментарии