- 17.04.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Русия Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатларның иң байлары билгеле булды. Алар – Айрат Хәйруллин, Ирек Богуславский һәм Әлфия Когогина. Дәүләт Думасының аграр мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Айрат Хәйруллин, «Эдельвейс групп» һәм «Кызыл Шәрык Агро» компанияләре милектәше, 2017нче елда 168,4 млн сум эшләгән. Икенче урында – «Нәфис» компанияләре төркеме милектәше Ирек Богуславский, ул 47,5 млн сум алган. Өченче урында – Дәүләт Думасының икътисади сәясәт, сәнәгать, инновацион үсеш һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе урынбасары, «КАМАЗ» җәмгыяте җитәкчесе Сергей Когогинның хатыны Әлфия Когогина, ул 30,2 млн сум акча эшләгән.
Комментарии