- 17.03.2011
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Иске машиналарны яңасына алыштыру программасы Татарстанда тукталып калды. Автосалоннарда программаның дәвамына өметләндерәләр үзе, чөнки ул 2011нче елга тулысы белән хисапланган иде. Әмма теләүчеләр күп булу сәбәпле бирелгән сертификатлар март аенда ук бетте. Узган елның мартында юл алган программа нигезендә республикабызда 21 мең иске машина яңаларына алыштырылды.
Әмма программаның дәвамы булу ихтималы турында әлегә рәсми мәгълүматлар юк.
Комментарии