- 17.01.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
«Тәртип FM» радиосы Туймазыга күченә. Радионың җитәкчесе Ризәлә Исмәгыйлева әйтүенчә, Туймазыдагы проектның җитәкчесе – танылган татар эшмәкәре Фәнир Галимов. Әлегә радионы http://tartiptmz.myl2mr.com сайты аша тыңларга мөмкин, якын араларда FM-ешлыкка да чыгарга җыеналар. «Болгар» радиосындагы «Тәртип» тә юкка чыкмый, киресенчә, 1нче гыйнвардан «Тәртип» тапшыруларына күбрәк эфир вакыты бирелә башлады.
Комментарии