Инвалидларга ярдәм

Узган елда Татарстан инвалидлары техник тернәкләндерү чаралары һәм протез-ортопедия эшләнмәләренә 1 миллиард сум акча алган. Бу – 2016 елга караганда 100 миллион сумга диярлек күбрәк. Бу хакта ТР Социаль иминият фонды идарәчесе Рамил Гайзатуллин фондның йомгаклау коллегиясендә хәбәр итте. Узган ел фонд 31 мең кешедән техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү турында 78 мең гариза алган. Аларның 92 проценты канәгатьләндерелгән.

Комментарии