Европада карыйлар

Европа кеше хокуклары мәхкәмәсе Татар иҗтимагый үзәгенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Рафис Кашапов шикаятен карый башлаган. Бу хакта «Агора» халыкара хокук яклау оешмасы юристы Дамир Гайнетдинов хәбәр итә. Шикаятендә Кашапов Русия хакимиятен Европа кеше хокуклары конвенциясендә язылган «иреккә һәм шәхси кагылсызлыкка» һәм «фикер белдерү ирегенә» хокукларын бозуда гаепле дип белдерә. Европа суды Русия хөкүмәтеннән әлеге эш нигезендә аңлатма сораган.

Комментарии