- 17.01.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Хәзер Татарстанда эш стажын раслау һәм хезмәт хакы турындагы белешмәләрне дәүләт архивыннан электрон рәвештә алырга мөмкин. Бу хакта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Тимур Зарипов Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр итте. Белешмәләр ТР дәүләт хезмәтләре порталында электрон документ рәвешендә гариза тапшырганнан соң 21 эш көне эчендә биреләчәк.
Комментарии