Күсе баса

Казанның туристлар үз иткән Бауман урамында күселәр үрчегән. Биредә яшәүчеләр чүп контейнерлары эчендә күсе чыелдаган тавышларның бетеп тормавын, аларның көндез дә кешеләрдән курыкмый йөрүен сөйли. Татарстан Республикасы Роспотребнадзор идарәсе белгечләре әйтүенчә, йортлардагы һәм ишек алларындагы күселәр белән көрәшне идарә компаниясе агулау юлы белән айга бер мәртәбә алып барырга тиеш. Бу үтәлмәсә, Роспотребнадзорга зарлану мөмкинлеге бар.

Комментарии