- 16.08.2016
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Апас районындагы «Свияга авыл хуҗалыгы предприятиесе» эшчеләренә хезмәт хакы түләмәгән. Оешманың бурычы 24,1 млн сумга җиткән. 1427 эшчегә май-июнь айларында хезмәт хакы түләнелмәү сәбәпле, республика прокуратурасы хуҗалык җитәкчесе Марат Хәсәновка карата административ эш кузгаткан.
Комментарии