- 16.07.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстанда Мәдәният һәм сәнгать шурасы төзергә җыеналар. Ул Рөстәм Миңнехановка мәдәният өлкәсендәге вазгыять турында мәгълүмат бирәчәк. Шураны Татарстан президенты җитәкләячәк, Әсгать Сәфәров урынбасары булачак. Шурага 34 кеше керергә мөмкин. Алар арасында шагыйрьләр, композиторлар, китапханәләр, театрлар җитәкчеләре, җырчылар, рәссамнар керәчәк. Шура әгъзалары бушлай эшләячәк.
Комментарии