Кош кергән

16нчы июльдә «Победа» һава ширкәтенең Boeing 737−800 очкычы Казан һава аланына очыш башланганнан соң ашыгыч рәвештә кайтырга мәҗбүри булды. Очкыч моторларының берсе очыш башланганнан соң яна башлаган, вентиляция системасы аша төтен очкыч эченә кергән. Самолет моторына кош эләккән булган. Очучылар лайнерны уңышлы утырта алган, юлчылар зыян күрмәгән. Очкычта 185 кеше булган.

Комментарии