Өстәмә акча

Владимир Путин балалы гаиләләргә өстәмә социаль ярдәм чаралары турында указны имзалады. Аның нигезендә, өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр апрель-июнь айларында һәр балага 5әр мең сум акча алачак. Әмма бу ана капиталы турында закон буенча акча алуга хокуклы гаиләләргә генә кагыла. «Татар-информ» хәбәр итүенчә, өстәмә түләү чыгымнарын Министрлар Кабинеты каплый, ә акчаны Пенсия фонды бирә.

Комментарии