- 16.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Казандагы Болак сулыгында үрдәкләр күпләп үлә башлаган. Социаль челтәрләрдән файдаланучылар интернетта фотолар урнаштырган. Кадрларда үлгән кош түшкәләренең яр буенда аунап ятуы һәм суда агып баруы күренә. Үлгән кошларны күселәр ашый, дип яза бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр интернетта. Үрдәкләрнең ни сәбәпле кырылуы (авыруданмы, әллә агуланыпмы) әлегә билгеле түгел. ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы белгечләре, Болактан су пробасын алып, анализга тапшырган. Аның нәтиҗәләре якын арада билгеле булачак.
Комментарии