- 16.04.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе урынбасары Мансур Җәләлетдин әлеге вазифасыннан китү турында гариза язган. Шул ук вакытта Мансур Җәләлетдин Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы булып калачак. Ул бу вазифада 25 ел эшли. Моннан тыш, Татарстан мөфтие Җәләлетдингә диния нәзарәте каршындагы Аксакаллар шурасы рәисенең беренче урынбасары вазифасын тәкъдим иткән.
Комментарии