Яңа министрлар

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов узган атнада өч министрлыкка яңа җитәкчеләр билгеләде. Дагыстанга Премьер булып киткән элекке икътисад министры Артем Здунов урынына Татарстанның экология һәм табигый байлыклар министры Фәрит Әбделганиев билгеләнде. Әбделганиев урынына моңа кадәр Чүпрәле районы башлыгы булып эшләгән Александр Шадриков куелды. 7нче февральдә Нурлат районы башлыгы вазифасыннан киткән Равил Кузюров урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде.

Комментарии