Табыш

Түбән Кама урманчысы, гөмбә җыярга баргач, урманда борынгы кабер ташы тапкан. «Биредә 1846нчы елда чәчәк авыруыннан вафат булган Мамадыш шәһәре кешесе Павел Усолин җирләнгән», – диелгән анда. Бер версия буенча, урман борынгы зират территориясендә үскән. Галимнәр, табылдыкны өйрәнгәндә, Мамадыш кешесенең ни өчен туган шәһәреннән шулай еракта җирләнүе дә ачыкланыр дип ышаналар.

Комментарии