Фотога да төшәргә ярамый

«Эхо Москвы»: Волгоградта суд, нацистлар символын пропагандалаган өчен, дип, Елена Куркина исемле ханымны хөкем иткән. Бактың исә, Елена 2016нчы елда Волгоград циркында тамашадан соң, сәхнә артына кереп, совет һәм немец формалары кигән артистлар белән фотога төшкән икән. Ул фотоны, бернинди язусыз гына, «ВКонтакте» сәхифәсенә куйган. Һәм фото өч ел эленеп торган, беркемгә дә тимәгән. Ә өч елдан прокуратура Еленага хат юллаган. Аның бу фоторәсемен нацизмны пропагандалау дип тапканнар. «Кемдер өч ел элек элгән фотоны эзләп тапкан һәм прокуратурага зарланган. Үзем цирк хезмәткәре буларак, мин әле артистлар белән генә түгел, клоуннар һәм филләр белән дә фотога төшәм. Кирәк кешегә, алары да сәхифәмдә бар», – ди Елена. Аңа мең сум штраф түләткәннәр һәм теге фотоны интернеттан алып аттырганнар.

Эшкә килсәң, «өреп» кер

«Бизнес Онлайн»: Чаллының «Татэлектромаш» заводына керү ишеге янында алкотестер урнаштырганнар. Хәзер һәр эшче, заводка кергәндә, шунда өреп (ягъни үзенең эчмәгәнлеген раслап) керергә тиеш икән. «ВКонтакте»дагы «Челны Вкурсе» төркемендә урнаштырылган видеодан күренгәнчә, төнге сменага эшкә килгән берничә дистә кешене трубкага өрергә мәҗбүр иткәннәр. Башта яшьрәк кенә ир өрә. Каравылчы хатын-кыз аңа озаграк өреп торырга кирәклеген әйтә. Ир өргәч, яшел лампочка яна һәм ул пропускын күрсәтеп, заводка кереп китә. Аның артыннан шул ук трубкага яшь кенә кыз өрә. Икенче көнне көндезге сменага эшкә килгәннәрне шулай җәфалаулары видеосы пәйда булды. Эшчеләр, «өрергә» чиратлары җиткәнен көтеп, яңгыр астында чиратта торалар.

«Права» алу өчен – моргка

PROKAZAN.RU: Дәүләт Советының бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында депутат Дмитрий Самаренкин булачак автомобиль йөртүчеләрне моргка алып бару тәкъдиме белән чыккан. «Машина йөртү таныклыгына укучыларны мәҗбүри рәвештә больницаларга һәм моргларга алып барырга кирәк. Авария аркасында күпме корбаннар булуын күрсеннәр. Рульгә утыруның кулга корал алуга тиң булуын аңласыннар», – дигән депутат. Комитет бу тәкъдимне кабул иткән, тиешле закон проектын әзерләргә җыеналар.

Комментарии