- 15.10.2019
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Газетабызның бу санын басмаханәгә тапшырырга әзерләнгәндә укучыларыбыз өчен куанычлы хәбәр алдык: редакциябезгә почта белән берлектә ташламалы язылу мөмкинлеген кабат булдырырга мөмкинлек бирелде. 13нче октябрьгә кадәрге абунәче ункөнлеге 20сенә кадәр озайтылып, без аны алдан хәбәр итеп өлгерә алмадык. Ә менә монысы хакында алдан искәртәбез. Газеталарыбызга ташламалы язылу мөмкинлеге 2нче декабрьдән 12сенә кадәр булачак. 20нче октябрьгә кадәр өлгермәсәгез, бары 02–12нче декабрь аралыгында гына газеталарыбызга 2020нче елның беренче яртысына АРЗАНЛЫ ХАКТАН ЯЗЫЛЫП КАЛЫРГА МӨМКИН.
Ташламалар саллы: «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»кә 2020нче елның беренче яртысына ЯЗЫЛУ ХАКЫ 87 СУМГА АРЗАНРАК – 642 СУМ (башка вакытта 6 айга язылу хакы 729 сум), «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» БЕЛӘН «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ»нә 6 АЙГА – 249 сум урынына 220 СУМ 80 ТИЕН. Уңайлы форсатны кулдан ычкындырмаска киңәш итәбез. Искәртәбез, мондый мөмкинлек бары тик абунәче ункөнлегендә генә. Башка вакытта тулы бәясенә генә язылырга мөмкин булачак.
Комментарии