- 15.08.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
2030нчы елга БДИ нәтиҗәләрен тикшерү белән ясалма интеллект шөгыльләнә башларга мөмкин, дип белдергән Педагогик үлчәнешләр федераль институты директоры Оксана Решетникова «Известия» газетасына. Хәзерге вакытта БДИ нәтиҗәләрен тикшерү эшенә 40 мең белгеч җәлеп ителә. Ясалма интеллект аларның эшен җиңеләйтәчәк, шулай ук имтихан эшләрен тикшергән вакытта субъективлыктан качарга ярдәм итәчәк.
Комментарии