Татар мәктәбе

1нче сентябрьдән Әлмәттә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм шәһәр мөхтәсибәте башлангычы белән «Нур» дип аталган яңа татар мәктәбе ачылачак. Татар телендә белем бирәчәк урта гомумбелем бирү мәктәбендә балаларга дөньяви фәннәрдән тыш дин сабаклары да укытылачак. Биредә малайлар һәм кызлар аерым белем алачак. Хәзерге вакытта беренче сыйныфка укучылар кабул итү игълан ителгән: 15 ир бала һәм 15 кыз бала кабул итү планлаштырыла.

Комментарии