- 15.08.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе 2018нче елның беренче яртыеллыгында 956 кг икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларын сатудан алган. Сәбәбе – гигиена нормативларына туры килмәү, куллану вакыты чыгу, саклау шартлары бозылу һәм сатыла торган товар турында тулы, дөрес мәгълүмат булмау.
Комментарии