- 15.08.2018
- Автор: Фәйзрахманов Илфат
- Рубрика: Хәбәрләр
Нурлат районында бер хатын-кызның 300 мең сумнан артык алимент бурычы җыелган. Хатын өч ел дәвамында балигъ булмаган кызына алимент түләүдән качып йөргән. Суд аны «Бала тәрбияләү өчен акча түләмәү» маддәсе нигезендә гаепле дип тапкан. Киләсе җиде айны хатын төзәтү эшләрендә уздырачак һәм эшләгәненең биш проценты дәүләт файдасына тотылачак.
Комментарии