Ветераннарга акча

Русия Президенты Владимир Путин карары белән, быел Бөек Җиңү көне уңаеннан сугыш ветераннарына һәм инвалидларына 10 мең сум акча биреләчәк. Пенсия фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин әйтүенчә, бу акчалар республикада 2 мең кешегә түләнәчәк. Акча бер тапкыр пенсиягә кушылып киләчәк. Аны алыр өчен пенсия бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәкми, ул, гариза язмыйча да, закон нигезендә түләнәчәк.

Комментарии